Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Ветераннар алдында бурычыбыз түләп бетергесез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ветераннар алдында бурычыбыз түләп бетергесез булуын әйтте. Бу хакта ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы парадта сөйләде.
«Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ватандашлар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм. Җиңү көне – иң төп һәм һәр Россия кешесенә якын бәйрәм. Күп милләтле илебез тарихына 1945 елның 9 Мае мәңгелеккә язылган. Бу батыр армия һәм флот, бабаларыбыз өчен горурлык көне», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе Бөек Җиңүгә зур корбаннар һәм югалтулар бәрабәренә ирешелгәнен искәртте. «27 миллион һәлак кеше – куркыныч сан. Бүген без тынычлык өчен гомерен биргән һәркемгә дан бирәбез. Татарстаннан 700 мең якташыбыз китеп, яртысыннан артыгы сугыш кырында ятып калды», – диде.
Миңнеханов тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә зур өлеш керткәнен билгеләп узды. «Республикага 70тән артык сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнгән. «Бар нәрсә фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» гыйбарәләре лозунгка әйләнгән», – диде.
«Сугыш елларында авырлыкларга карамастан, халык нык тора белде һәм җиңде. Бүген ветераннарга, фронтовикларга рәхмәт белдерәбез, батырлыклары алдында баш иябез. Без сезгә бик рәхмәтлебез!» – дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңү ил халыкларын берләштерүен ассызыклады. «Дошманнар тарихны ничек кенә бозып күрсәтергә теләмәсен, совет солдаты Ватан, Европа һәм дөнья халыклары иреге һәм бәйсезлеге өчен нык тора белгән. Ветераннар алдында бурычыбыз түләп бетергесез. Безнең буынның изге бурычы – Ватанны саклаучылар турында истәлекне яшь буынга тапшыру, тарихи хакыйкатьне саклау», – дип белдерде.
«Бүген илебез кабат авыр сынау белән очрашты. Безнең фидакарь сугышчылар батыр җиңүче буын эшен дәвам итә, илебез суверенитеты өчен көрәшә. Без горурланабыз һәм Җиңү безнеке булачагына ышанабыз! Россия һәм аның күп милләтле җиңүче халкына дан!» – дип тәмамлады Татарстан Рәисе чыгышын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз