news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Венгриягә эш сәфәре белән килде

Рөстәм Миңнеханов Венгриягә эш сәфәре белән килде
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Венгриягә килде. Анда ул Венгрия дәүләтенә нигез салынган көн дип саналган Изге Иштван көне уңаеннан үткәрелә торган чараларда катнашачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Будапешт халыкара аэропортында Миңнехановны Венгрия Премьер-министры Администрациясе җитәкчесе Гергей Гуйяш һәм Россиянең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Евгений Станиславов каршы алды.

Татарстан Рәисе хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен Венгрия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашырга, шулай ук дәүләт бәйрәме кысаларында чараларда булырга ниятли.

Венгрия Тышкы эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу уңайдан Будапештка, аерым алганда, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төрекмәнстан дәүләтләренең лидерлары киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot