Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты уза. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина.
«Ватанны саклаучылар – үз илләренең язмышы, аның тыныч һәм имин киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кыю кешеләр. Хәрби бурычны һәм сугышчан бурычларны үтәү зур куркыныч белән бәйле. Шунысы кызганыч, югалтуларсыз да булмый. Һәлак булган ил сакчыларының батырлыгы күңелләребездә мәңгегә сакланачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул махсус операция зонасында һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Шуннан соң Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм булачак Җиңүгә өлеш кертүчеләрне бүләкләде. Алар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә бар иде. Рөстәм Миңнеханов аңа «Ватан Геройлары истәлеге» медален тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз