Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Ватандашларыбызның бөек мирасын саклау - изге бурычыбыз
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан Республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Ватан Геройлары көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Без бүген көчле ихтыярлы һәм гаярь ватандашларыбызга – Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Дан ордены кавалерларына чиксез ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның фидакарьлеге, нык холкы, тәвәккәллеге, авыр вакытта Туган ил сагына басарга әзер торуы безнең өчен һәрчак гайрәтлелек, намуслылык үрнәге булды һәм киләчәктә дә шулай булачак.
Быел Ватан Геройлары аеруча зур игътибар үзәгендә: илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында патриотик чаралар уздырыла. Алдагы көннәрдә дә какшамас рухлы, үз һөнәрләренең чын осталары булган кешеләргә карата олылау хисләре тәрбияләү һәм аларны сүрелдермичә саклау өчен һичшиксез мөмкин булганның барын да эшләячәкбез. Шуның белән бәйле рәвештә Ватанны саклаучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына хөрмәт йөзеннән 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.
Татарстанлылар илебезнең тарихи елъязмасында исемнәре мәңгелеккә теркәлгән каһарманнары белән ихластан горурланалар. Аларның батырлыгы яшь буынны дәүләтебез һәм халкыбыз мәнфәгатьләрендә тырыш, иҗади хезмәткә дәртләндерә.
Бүгенге көндә геройлар исемлегенә махсус хәрби операция уздыру барышында дәүләтнең бәйсезлеген яклап көрәшүчеләр өстәлә. Алар – Ватан хакына тугры хезмәтнең данлыклы традицияләрен дәвам итүчеләр.
Ватандашларыбызның бөек мирасын саклау, аларның кыюлыгын өлге итеп, кыйммәтле тәҗрибәләренә таянып, ышанычлы адымнар белән алга атлау, илебезнең бердәмлеген һәм куәтен ныгыту, республикабызның иминлеген һәм алгарышын тәэмин итү – изге бурычыбыз.
Кадерле татарстанлылар! Ватан Геройлары көне белән тагын бер кат тәбрик итеп, сезгә чын йөрәктән сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!
Бәйрәм мөбарәк булсын!» – диелә Татарстан Республикасы Рәисе котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз