news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Ватан Геройлары вахтасы» проектында катнашучылар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов «Ватан Геройлары вахтасы» проектында катнашучылар белән очрашты
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Геройлары - «Ватан Геройлары вахтасы» проектында катнашучылар белән очрашты. Ул Telegram-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә шул хакта сөйләде.

«Каһарманлыгы үрнәк булган кешеләр ветеран оешмалары белән очраша, мәктәпләр, югары уку йортлары, кадет корпусларында батырлык дәресләре үткәрә. Аларны Татарстанда кабул итү безнең өчен зур мәртәбә», - диде ТР Рәисе.

«Безнең республикада 31 кеше Герой исеменә ия. Аларның батырлыклары безнең өчен үрнәк булып тора», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot