Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көнен югары дәрәҗәдә уздырырга чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә республика шәһәрләре һәм районнары башлыкларына иҗтимагый оешмалар белән берлектә Ватан Геройлары көненә багышланган чараларны тиешле дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында бу истәлекле дата аеруча зур әһәмияткә ия.
«Безнең ата-бабаларыбызның һәм җиңүчеләр буыны варисларының каһарманлыгы, хәрби батырлыгы һәм кыюлыгы күпмилләтле Россия халкының холкын чагылдыра. Тарихның иң катлаулы чорларында аларның ныклыгы һәм Туган илгә фидакарь хезмәт итү үрнәге җиңүгә ышанычны арттыра. Без Геройларыбыз белән горурланабыз!» - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Миңнеханов фикеренчә, батырлык дәресләре, күргәзмәләр, геройлар белән очрашулар һәм башка эш форматлары республикада туган геройларның батырлыклары турындагы хәтерне саклауга, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, махсус хәрби операция ветераннарына аерым игътибар бирергә кирәк, диде ул.
ТР Рәисе Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында сөйләгәнчә, 17 татарстанлы махсус операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен «Россия Герое» исеменә лаек булды. Кызганыч, аларның сигезенә югары исем үлгәннән соң бирелде. Бүгенге көндә барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебез суверенитетын яклаучы хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булдыру, дип саный Миңнеханов.
Моннан тыш, 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә яшьләр берләшмәләре белән берлектә тематик чаралар, шул исәптән паспортлар тапшыру тантанасын уздыруны тәэмин итәргә кушты.
Киңәшмә төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз