news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Ватан Геройлары көне белән видеокотлау урнаштырды, ул бүген, 9 декабрьдә, билгеләп үтелә.

Тантаналы музыка астында видеороликта Татарстан территориясендә яшәгән һәм яшәүче Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары һәм Хезмәт Геройлары фотолары рус һәм татар телләрендә язылган котлау плакатлары белән тезелеп бара.

«Ватан Геройларына - дан! Хәтерлибез. Горурланабыз. Аларга тигезләнәбез. Ватан Геройлары көне белән!» - дип язган Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot