Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов вакцинация һәм ревакцинация буенча эшне дәвам итәргә өндәде
16 сентябрьгә булган мәгълүмат буенча, Татарстанда 2 734 000 кеше прививка ясаткан, 475 мең кеше ревакцинация узган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Аның сүзләренчә, узган атнада төбәктә коронавирус белән авыручылар саны 1,6 тапкырга арткан. Инфекция таралуны булдырмас өчен, авыруны профилактикалау эшен яхшыртырга кирәк, дип белдерде республика җитәкчесе. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыру катлаулы узмый. Ләкин ковид ковид инде. Авырган кеше белә. Коллегаларым игътибарын вакцинация һәм ревакцинация буенча эшне дәвам итәргә кирәклегенә юнәлтәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Роспотребнадзорның барлык санитар таләпләрен катгый үтәргә кирәклеген искәртте.
«Барыннан да элек, бу - дезинфекция, биналарны җилләтү, термометрия, социаль дистанцияне саклау, коллективларда битлек режимы. Эшкә килә алмаган һәр кеше - бу инде зур проблема. Ковид беркая да китмәде. Үзеңне сакларга кирәк», - диде ТР Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз