Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Үзгәрешләр чорында мәгариф җәмгыятьнең тотрыклылыгын билгели
Мәгариф җәмгыятьнең алга таба үсешендә һәм ныгуында нигез ташы булып кала. Бу хакта Казан Глобаль яшьләр саммитының «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кадрлар» түгәрәк өстәлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Кискен үзгәрешләр чорында нәкъ менә мәгариф аерым шәхеснең дә, тулаем җәмгыятьнең дә тотрыклылыгын билгели. Безнең уртак бурычыбыз – һәр егет һәм кызга һөнәрендә дә, шәхес формалашу процессында да үз урынын табарга мөмкинлек бирә торган система булдыру», - дип ассызыклады ул.
Саммитның эшлекле программасы кысаларында сезнең белән бик мөһим мәсьәләләр: яшьләрне фән һәм технологияләргә тарту, мәгариф системасында стартапларның һәм ясалма интеллектның роле, өзлексез укыту концепциясе турында фикер алышынды, дип өстәде Миңнеханов.
«Ышанам ки, безнең дискуссияләр максималь нәтиҗәле үтте һәм Казан саммиты кырларында салынган уртак проектларны һәм идеяләрне уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итәчәк», – дип йомгаклады Татарстан Рәисе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз