news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Үзебезне үзебез яратсак, үз телебездә диссертация язылырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов: Үзебезне үзебез яратсак, үз телебездә диссертация язылырга тиеш

Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында татар мәдәнияте һәм теленә кагылышлы диссертацияләрне татар телендә язып булмау мәсьәләсе күтәрелде.

«Бүгенге көндә татар мәдәниятенә кагылышлы фәнни-тикшеренүләр алып баручы галимнәр диссертацияләрен бары тик рус телендә якларга тиешләр. Сәбәбе – безнең татар телендә антиплагиат программасы продукты юк», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов утырышта.

«Ничек татар теле буенча русча диссертация язарга була? Тузга язмаган хәл», – дип гаҗәпләнде Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәләне утырыш карарына кертергә тәкъдим итте.

«2013 елга хәтле Россия Федерациясе законнарында «Диссертация выполняется как правило на русском языке» дип язылган иде. Шуннан файдаланып, без һәрдаим тарих һәм татар теленә бәйле кайбер темаларны татарча язып яклый торган идек. Аннары ул норма бетте. Шуннан бирле без фәнни хезмәтләрне татарча язып яклый алмыйбыз», - дип аңлатты Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов.

Ул бүгенге көндә КФУда антиплагиат программасы эшләнүен һәм якын арада аның тәкъдим ителәчәген әйтте.

«Мин филология институы командасы белән очраштым. Алар бу продуктны эшли алабыз диделәр», – дип сүзгә кушылды Марат Әхмәтов.

«Без үзебезне үзебез яратсак, үз телебездә диссертация язылырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

  • Татарстанда Фән һәм фәнни-технологик үсеш елын истә тотып оештырылган утырышта фән буларак культорология мәсьәләләре һәм мәдәният учреждениеләренең бу юнәлештәге эшчәнлеге каралды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100