news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Үзебездән башка телебез беркемгә кирәк түгел

Бүген, Габдулла Тукай туган көнендә, гадәттәгечә, Казан Кремленең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы уза.

«Әлбәттә, глобализация чорында телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау - безнең өчен мөһим мәсьәлә. Ул җиңел түгел, әле генә карадык - нинди китаплар күпме тиражда, ничек укыйлар...» - дип ачып җибәрде Татарстан Рәисе очрашуны.

Чарада Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе 2020 елдан эшләве искәртелде. «Аның эш нәтиҗәләрен күрәбез: мәктәпләр белән, язучылар белән эш күренә, үзгәрешләр бар. Кыскасы, үзебездән башка телебез беркемгә кирәк түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Бөтендөнья татар конгрессының эшен дә телгә алды. «Күп кенә сәфәрләр, чаралар үткәрәбез, нәрсә генә эшләмибез, җырлап та, биеп тә бирәбез. Эшләгән эшебез хәйран, ләкин әле җитәрлек күләмдә түгел. Төп мәсьәлә - мәктәпләрдә генә түгел, телне гаиләдә үстерү, әни телендә сөйләшү. Чуваш икән - чуваш, татар икән - татар телендә. Әгәр телебезне кулланмасак, аны беркем дә өйрәнәчәк түгел», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

«Һәммәгез бу юнәлештә эшне алып барасыз, бик зур рәхмәт. «Сез булдырдыгыз, сез булдырасыз» дисәм, «мин шундый булган, бүтәннәр бөтенләй эшләми әле» дип уйларга мөмкинсез... Мин сорыйм: күпме, нәрсә кирәк. Ул мәсьәләләрне сөйләшеп алу бик кирәк», - диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100