news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә килде

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә килде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә килде. Термез шәһәренең халыкара аэропортында аны өлкә хокиме Улугбек Косимов каршы алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Сурхандәрья өлкәсе – Үзбәкстанның иң көньяк өлкәсе, ул Әфганстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан белән чиктәш. Төбәк икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасына җитештерү объектларында булу, төбәкнең сәнәгый һәм икътисади потенциалы белән танышу, шулай ук өлкә җитәкчелеге белән очрашу кергән, дип искәртте Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100