news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Җизак өлкәсе хәкиме белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Үзбәкстанның Җизак өлкәсе хакиме Эргаш Салиев белән очрашты. Яклар төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов үзбәк партнерлары белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Товар әйләнеше күләме арта, уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Әйтик, узган ел Җизак шәһәрендә КФУ филиалы ачылды. Моннан тыш, Татарстан Җизак өлкәсе белән мәгълүмат технологияләрен үстерү өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә.

«Без Россия-Үзбәкстанның дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез. Бу безнең дәүләтләребез президентларының аерым казанышы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Салиев, үз чиратында Татарстан белән хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү мөмкинлеге белән кызыксынуын белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай ук хаким Татарстанга сәфәре кысаларында Иннополиста, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, Химград һәм Казан (Идел буе) федераль университетында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100