news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Администрациясе башлыгы белән очрашты

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Саида Мирзиёева белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган әңгәмә барышында яклар мәдәният, туризм, икътисад өлкәләрендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Аерым алганда, Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлек өчен, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә дә, күп кенә юнәлешләр барлыгы әйтелде.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Болардан тыш, әңгәмә вакытында Саида Мирзиёева Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев исеменнән сәлам сүзләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot