news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан һәм Таҗикстан Президентларының кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан һәм Таҗикстан Президентларының кайгысын уртаклашты

Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан һәм Таҗикстан Президентларына кайгы уртаклашу телеграммалары юллады. Бүген Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында әлеге ил гражданнары да һәлак булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Түбән Камада һәлак булучыларның тугызы – әлеге ике ил гражданнары.

ТР Рәисе Татарстан халкы һәм шәхсән үз исеменнән Үзбәкстан һәм Таҗикстан лидерларының, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

Миңнеханов шулай ук һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot