news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов үзәк республика өмәсенә кушылучыларга рәхмәт белдерде

Рөстәм Миңнеханов үзәк республика өмәсенә кушылучыларга рәхмәт белдерде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында үзәк республика өмәсенә (Казанда ул Нокса урманында узды) кушылган һәркемгә рәхмәт белдерде.

«Шимбә өмәсенә кушылган һәркемгә рәхмәт!» - дип язган республика җитәкчесе һәм аның матбугат хезмәте төшергән фотоларны урнаштырган.

Шимбә өмәсендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Миңнеханов Татарстанның табигый ресурслары торышын күзәтеп торырга чакырды.

Нокса урманындагы өмә квест форматында оештырылган иде. Командалар чүп җыеп, аны фракцияләргә бүлеп, баллар тупладылар. Моннан тыш, интерактивлар, мастер-класслар, спорт эстафеталары, иҗади конкурслар, концерт программасы һәм кыр кухнясы эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100