news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзәк федераль округта Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Щеголев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Үзәк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Щеголев белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Алар төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук икътисадның төрле өлкәләрендә уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Щеголев федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләштеләр.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле округның төп социаль-икътисади нәтиҗәләре, шулай ук Үзәк федераль округ составындагы төбәкләр алдында торган иң мөһим бурычлар турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100