news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыра

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе көне уңаеннан РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшыра.

"Хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшыру РФ көне алдыннан символик мәгънәгә ия. РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән республикабыз – илнең алдынгы, терәк төбәге", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Татарстан гражданнар тормышын яхшыртуга йөз тота. Сәнәгатьтә төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы уңышлы үсеш ала. Үз эшенә гашыйк кешеләр тырышлыгы белән икътисад, медицина, фән һәм башка өлкәләрдә уңышлы проектлар гамәлгә ашырыла, казанышларга ирешелә", - диде Президент. 

Рөстәм Миңнеханов республика һәм РФ үсешенә керткән өлешләре өчен, бүләкләнүчеләргә рәхмәтен белдерде. Күңел күтәренкелеге, уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot