Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәме утарларын һәм мәйданчыкларын карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәме утарларын, күргәзмәләрен һәм күңел ачу мәйданчыкларын карады. Чуваш халкының милли бәйрәме Нурлат шәһәрендә уза.
Быел бәйрәмдә милли рух белән сугарылган һәм заманча төсмерләр белән баетылган дистәләгән утар һәм күргәзмәләр белән танышырга мөмкин.
Әйтик, Уяв мәйданчыгының зур гына өлешен хәрби автомобильләр күргәзмәсе, шулай ук махсус хәрби операция зонасына кирәкле товарлар җибәрүче Нурлат районы волонтерларының стендлары биләп тора.
Биредә үк кыр кухнясы урнашкан, анда бәйрәмнең теләсә кайсы кунагы солдат боткасы һәм чәйдән авыз итә ала. Сүз уңаеннан, Миңнеханов биредә әзерләнгән ризыкны беренчеләрдән булып бәяләде.
Ә янәшәдә бәйрәмнең төп гүзәлен ачыклау буенча конкурс узды. Татарстан Рәисе бәйгедә катнашучыларны сәламләде һәм алар белән истәлеккә фотога төште. Конкурсны алып баручы билгеләп үткәнчә, җиңүчегә аутентик баш киеме тапшырылачак.
Чуваш милли ризыклары һәм эчемлекләре тәкъдим ителгән мәйданчык бәйрәм кунакларының иң яраткан урыннарыннан берсе булды. Анда кунаклар ашамлык һәм эчемлекләрдән авыз итеп кенә калмыйча, чуваш милли ризыкларын әзерләү һәм чуваш милли эчемлеге – сыры әзерләү серләре белән дә таныша ала.
Бәйрәм мәйданчыгында шулай ук ретро-автомобильләр күргәзмәсе һәм фудкорт урнашкан, милли уеннар һәм ярышларда катнашу мөмкинлеге бар. Ә үзәк сәхнәдә Татарстанның иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз