news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Уяв бәйрәмен халыклар дуслыгының күркәм традициясе дип атады

Рөстәм Миңнеханов Уяв бәйрәмен халыклар дуслыгының күркәм традициясе дип атады
Фото: ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналы

Татарстанда яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтү - күптәнге һәм күркәм традиция. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында шундый фикерен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов чуваш һәм татар телләрендә барысын да бәйрәм белән котлады: «Уяв ячĕпе, юлташсем! Бәйрәм белән!»

Шулай ук Миңнеханов бәйрәмгә «концерт карарга» килгән йомран сурәтләнгән видео белән дә уртаклашты.

«Бәйрәм кунаклары! Алар да концерт карарга килгән», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot