Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Усады авылында яңа «Инноватика» лицеенда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсендә катнаша. Чара Лаеш районының Усады авылында «Инноватика» күп юнәлешле яңа лицеенда уза. Рөстәм Миңнеханов мәктәп биналарын карап чыкты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Уку йорты 1,5 мең укучыга исәпләнгән. Балалар белән 53 укытучы эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов укытуның төп юнәлешләре белән танышты. Бу – табигый-фәнни, технологик, гуманитар, универсаль, социаль-икътисади юнәлешләр, инженерлык юнәлеше, ИТ өлкәсе, шулай ук күп телдә һәм ике телдә белем бирү. Республика Рәисенә, тагын параллель рәвештә өстәмә белем алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр иттеләр: архитектура, медиапроектлар, мультипликация, робот техникасы, 3D-модельләштерү, дизайн мәктәбе.
Мәктәп цифрлы лабораторияләр, ЧПУ станоклары булган остаханәләр, кисү-тегү студияләре, кулинария классы белән җиһазландырылган. Спорт белән шөгыльләнү өчен ике спорт залы, футбол кыры, хоккей тартмасы, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен урам мәйданчыклары бар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубының яшьләр арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлары белән танышты. Алар арасында «Мәктәп укучысының спорт көндәлеге» - балаларны физкультура белән шөгыльләнергә этәрүче программа. Иң актив катнашучылар «Рубин» клубы базасында бара һәм уенчылар белән очраша алачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз