Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов урып-җыю барышы белән танышты һәм игенчеләргә рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Алексеевск районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты.
«Республика кырларын традицион карап чыгабыз – бөртеклеләрне җыеп алу кызу бара. Бүген Алексеевск районына барып, механизаторлар, комбайнчылар белән аралаштык. Эш кайный, кәеф яхшы. Аграрийларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм!» – дип язды ТР Рәисе Макстагы үз каналында.
«Бүгенгә республика басуларының дүрттән берендә, ягъни 300 мең гектар мәйданда игеннәр урылган һәм 1,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Җәйнең бер көне ел туйдыра, дип әйтә халык. Яңгырлар комачауламыйча, игеннәрне югалтмыйча, оешкан рәвештә җыеп аласы иде быелгы икмәкне. Игенчеләргә авыр хезмәтләрендә зур уңышлар телим. Аллаһ ярдәме белән, егетләр!» – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз