news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады. Урман хезмәткәрләре көне Россиядә 20 сентябрьдә билгеләп үтелә, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Татарстанда урманнарның гомуми мәйданы 1,6 миллион гектар тәшкил итә. Тармакта 2,5 меңгә якын кеше эшли. Ел саен республикада 22 миллионнан артык үсенте утыртыла һәм 4 мең гектардан артык урман торгызыла. 70 меңгә якын кеше табигатьне саклау акцияләрендә катнаша.

Миңнеханов урманнарны янгыннардан саклау буенча башкарылган эшне аерым билгеләп үтте. Хезмәтләр оператив эш иткәнгә күрә 2024 елдан 2026 елга кадәр Татарстанда бернинди дә җитди янгынга юл куелмаган.

Ул шулай ук 12 сентябрьдә Саба районында тармак алдынгыларын зурлау һәм һөнәри осталык конкурсын үткәрү чарасы узганын искә төшерде.

Татарстан Рәисе урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә иминлек һәм уңышлар теләде. Ул тармак ветераннарына фидакяр хезмәтләре һәм республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot