news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Урман хезмәткәрләре көненә видеоролик урнаштырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Урман хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул үзенең Telegram-каналында «урман саклаучыларның гаять зур хезмәте»н күрсәтә торган видеоролик урнаштырган.

Видеоязмада урман тормыштагы күренешләр бер урманчының гамәлләре төшерелгән кадрлар белән алышына. Видео рус һәм татар телләрендә: рус телендәге сөйләм татарча субтитрлар белән, ә татарча сөйләм рус телендәге субтитрлар белән бергә бара.

«Барыгызны да Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Минем өчен аеруча якын бәйрәм бүген», дип язган Рөстәм Миңнеханов. Шул рәвешле ул бу көннең аңа шәхсән якын булуын искәртте, аның әтисе Нургали Миңнеханов урманчы иде.

Кичә Татарстан Президенты традицион республика киңәшмәсе вакытында урманчыларның төбәкнең урман комплексын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

  • Урман хезмәткәрләре көне 1966 елдан бирле сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot