news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру даталарын раслады. Республика җитәкчесе тиешле указга кул куйды.

Документ текстында әйтелгәнчә, «ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә» Ураза бәйрәме 20 мартта билгеләп үтеләчәк. Үз чиратында, Корбан бәйрәме 27 майга туры киләчәк. Ике бәйрәм дә эш көннәренә туры килә, республика законнары нигезендә алар ял көннәре булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot