news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете белән котлап видео урнаштырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарын Ураза гаете белән котлады.

"Чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!"- дип язды Татарстан лидеры үзенең телеграм-каналында.

Элегрәк ТР Рәисе Ураза бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушкан иде. Татарстанның шәһәр мәчетләрендә Ураза гаетен 6:30 да Коръән аятьләрен укып бәйрәм итә башладылар. Вәгазьләр уку 7:00 сәгатьтә башланды. Дин тотучылар бәйрәм намазын 7:30 да укыячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100