news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Уралсиб» банкы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Уралсиб» банкы президенты Евгений Коган хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Тантана «Ростки: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Килешү кысаларында республика кредит оешмасы белән берлектә төбәктә инвестиция климатын яхшырту, конкурентлыкка сәләтлелек һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән төрле дәрәҗәдәге өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру буенча эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot