news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ульяновскидагы федераль Сабан туена килде

Кунакларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Волга» ансамбле егет-кызлары чәкчәк һәм икмәк белән каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов Ульяновскидагы федераль Сабан туена килде
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск Сабан туена килде һәм кунакларга татар милли баш киеме - түбәтәйләр кидерде.

Кунаклар арасында Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв, элекке хоккейчы Владислав Третьяк бар иде. Рөстәм Миңнеханов аларга түбәтәйләр кидерде. Кунакларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Волга» ансамбле егет-кызлары чәкчәк һәм икмәк белән каршы алды.

Кунаклар милли ашлардан авыз итте һәм Сабан туе мәйданчыгын карый башлады. Мәйданчыкта төрле районнардан килгән аш-су һәм сәнгать осталары, сату нокталары, күргәзмәләр эшли. Федераль Сабан туеның рәсми ачылышы ипподромдагы төп сәхнәдә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot