news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов укытучыларның һөнәри әзерлегенә игътибар итүне сорады

Рөстәм Миңнеханов укытучыларның һөнәри әзерлегенә игътибар итүне сорады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучыларның һөнәри әзерлегенә игътибар итүне сорады. Республика җитәкчесе бу хакта Казанда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.

«Укытучының статусы, абруе бик мөһим. Югары уку йортлары укытучылары турында онытырга ярамый. Бу сорауларны тикшерүгә ректорларны чакырыгыз», — диде Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга.

Ул узган уку елында педагоглар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, район башлыклары тарафыннан мәгариф өлкәсендә зур эш башкарылганлыгын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов ярдәм һәм хезмәттәшлек өчен Россия Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка Татарстанда мәгарифне үстерүдә һәм Педагог һәм остаз елы кысаларында чараларны гамәлгә ашыруда шәхсән катнашканнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Киңәшмә ахырында Татарстан Рәисе иң яхшы педагог хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100