Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Укытучылар көне тарихи вакыйгалар чорында уза
Бүген Казан Кремлендә Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Илебез белән бергә без Укытучылар көнен бәйрәм итәбез. Ул Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожск өлкәләрендәге ватандашларның көчле Россия белән бергә киләчәк файдасына сайлау үткәргән тарихи вакыйгалар көннәрендә уза», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан мәктәпләрендә бик күп якты һәм талантлы мөгаллимнәр бар, алар укучыларны үз предметлары белән кызыксындыра ала, яхшы белем бирә. Укытучылар эше нәтиҗәсендә узган уку елында 237 укучы бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды, өчесе химия һәм математика буенча халыкара олимпиадаларда җиңде. Моннан тыш, 2 меңнән артык укучы мәктәпне медаль белән тәмамлады.
«Иртәгә безнең предприятиеләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кемнәрнең эшләргә килүе, Ватаныбызны кем яклаячагы нәкъ менә укытучыдан тора», – дип ышанычын белдерде республика җитәкчесе.
Ул шулай ук көллият һәм техникум укытучыларына рәхмәт белдерде, алар һөнәри бәйрәмнәрен 2 октябрьдә билгеләп үткән иде.
Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы укытучыларына Татарстан дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды. Моннан тыш, Казан федераль университетының ике укытучысына М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премияләре тапшырылды: бу бүләкләргә югары мәктәпнең педагогика кафедрасы мөдире Әлфия Масалимова һәм Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына лаек булды. Премия 2017 елда педагогик хезмәткәрләрнең фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру өчен гамәлгә куелды.
Чарада катнашкан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларга һәйкәл куярга тәкъдим итте. Мәгариф министрлыгы башлыгы мондый фикерләрен журналистларга сөйләде.
«Минем уйлавымча, укытучыга һәйкәл куяр вакыт җитте. Мондый һәйкәл янына килгән һәр укучы: «Тормыш дәресләре биргән укытучыма рәхмәт. Һәм мин бүген шундый дәрәҗәләргә ирештем», дип әйтә алачак», – дип белдерде Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз