Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Укытучы һөнәренең абруен күтәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк
Укытучы һөнәренең абруен күтәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык юлламасында шулай дип белдерде.
«Мәгариф өлкәсе – киләчәгебезнең нигезе. Соңгы елларда Татарстанда зур эшләр башкарылды, аның нәтиҗәләре – саннарда, ә иң мөһиме, республиканың мәгариф тармагында уңай үзгәрешләрдә ачык чагыла», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстанда балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән 100 процент дәрәҗәдә тәэмин ителгәнен әйтте. Соңгы 5 елда 59 яңа балалар бакчасы төзелгән, 363е капиталь төзекләндерелгән, шушы эшләргә барлыгы 18 млрд сум акча сарыф ителгән. «Хәзер меңнәрчә сабыйга заманча, яхшы җиһазландырылган балалар бакчаларына йөрү мөмкинлеге бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе балаларга уңайлы шартлар булдыру киләчәк турында кайгырту булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, соңгы 5 елда республикада яңа мәктәпләр төзелеше күрсәткечләре әле моңарчы республика тарихында булмаган. «48 яңа мәктәп төзелде, 1192 белем бирү объекты капиталь төзекләндерелде. Финанслау күләме 76 млрд сум тәшкил итте. Әлеге мәктәпләрнең һәрберсендә балаларның һәрьяклы үсеше өчен барлык шартлар да булдырылды, мәгариф өлкәсендәге иң алдынгы технологияләр кертелде», – диде Татарстан Рәисе.
«Физика-математика алгарышы» проектына зур өметләр баглана. Аны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан ел саен 250 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Әлеге проектның нигезенә салынган барлык алымнарны, беренче чиратта, химия фәнендә киңрәк файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, ди Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, республика район-шәһәрләрендә мәктәп технопарклары челтәрен булдыру, мәктәпләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү, «Цифрлы нигездә мәгариф мохите» программасын үстерү ниятләнә.
«Республика «Укытучы йорты»н ачу да күздә тотыла, анда укытучылар Россиянең һәм дөньяның иң яхшы экспертлары катнашында квалификацияләрен күтәрә алачак», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген утырышка хезмәт стажлары 30, 40 һәм 50 елдан артып киткән укытучылар, тәрбиячеләр, мөгаллимнәр чакырылган иде. Алар Галина Нәҗипова, Наталья Хапина, Антонина Сушенцева, Сания Зиннәтуллина, Зөһрә Кәримова, Мөслимә Гайнетдинова, Елена Сергеева һәм Нурфия Хәйруллина. «Сезгә һәм республиканың барлык педагогларына хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм», – диде республика Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз