Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленнән видео күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Республика һәм Шәһәр көнендә Казанда узучы «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә төшерелгән видео урнаштырды.
«Шәп!» – дип шәрехләде республика җитәкчесе 1 Май мәйданында күргәннәрен.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова иҗат коллективлары белән аралашты, алар башкаруында классик көйләр һәм заманча аранжировкалар яңгырады, дип билгеләп үтә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Миңнеханов фестивальнең яшь катнашучыларыннан берсе - Максатка музыка коралы бүләк итте. Максат - Пермь крае мәктәпләренең берсендә IX сыйныфта укый, төрле мәдәни чараларда актив катнаша.
«Уйнагыз, гармуннар!» – Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге гармунчылар һәм үзешчән фольклор коллективларының бәйрәм йөреше ул. Фестиваль беренче тапкыр 1985 елда уздырылды, шуннан бирле ул ел саен үткәрелә.
t.me/rustamminnikhanov видеосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз