news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Башлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Башлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Удмуртия Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2026-2028 елларга чаралар планы имзаланды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имзалау Петербург халыкара икътисади форумы-2026 кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов белән очрашуы барышында узды.

«Узган ел безнең товар әйләнеше 35 миллиард сумнан артып китте, зур булмаган үсеш күрсәтте. Шуңа да карамастан, бездә аны арттыру өчен мөмкинлекләр күп әле. Без һәрвакыт мәгариф һәм фән, яшьләр сәясәте, мәдәният кебек юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашырга әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов, хезмәттәшенә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Рәисе шулай ук «ЗаказРФ» федераль сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга һәм Удмуртиядә «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы базасында «Төбәк маркетинг үзәге» системасын кертергә тәкъдим итте.

«Удмуртия Республикасы - Татарстанның иң якын күршесе. Сезнең республикада 68 меңләп ватандашыбыз яши. Алар үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу белән кызыксыналар. Бу мөмкинлекне тудырганыгыз һәм бу эштә аларның омтылышын хуплаганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot