Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Тышкы сынаулар Татарстан фәнни комплексы эшен тамырдан үзгәртте

Моңарчы күрелмәгән тышкы сынаулар ил һәм республикабыз фәнни-белем бирү комплексы эшенең төп принципларын һәм шартларын тамырдан үзгәртте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган Мәгариф һәм фән советы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без Россия икътисадының чит илнең яңа технологияләрен үзләштерүдән аларның мөстәкыйль генерациясенә таяна торган моделенә күчүенә йөз тоттык», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Миңнеханов 2024 елның үзебезнең фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторын тирәнтен яңарту елы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә яңартылган Фәнни-технологик үсеш стратегиясе, 2030 елга кадәр илкүләм максатлар, фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре кабул ителгән, шулай ук мөһим фәнни технологияләр исемлеге расланган.
ТР Рәисе 2024 елның Фәнни-технологик үсеш елы булуын искәртте. Татарстан алдына республиканың фәнни-белем бирү комплексын ил өчен гаять мөһим бурычларны хәл итүгә әзерлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгару максаты куелган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз