news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узучы Сабан туе кунакларын сәламләде

Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узучы Сабан туе кунакларын сәламләде
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта татарларның милли бәйрәме Сабан туе уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең тантаналы ачылышында кунакларны сәламләде.

«Чын күңелдән барыгызны да матур бәйрәмебез - Сабан туе белән котлыйм. Безнең иң яраткан бәйрәмебез БРИКС илләре уеннары белән бер вакытка туры килде. БРИКС илләре уеннарын уздыру - ул хөкүмәтнең, Россия Федерациясе Президентының безгә булган ышанычы. Мөмкинлектән кулланып, әлеге ярышларга килгән кунакларга, казанлыларга, башка регионнардан килүчеләргә бердәм булып, дуслыкта һәм татулыкта әлеге бәйрәмне уздырганыбыз өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан Татарстан Рәисе тантаналы рәвештә БРИКС уеннарының тәмамлануын игълан итте. «БРИКС уеннары тәмамланды. Әлеге ярышларда катнашучы барлык спортчыларга да зур рәхмәт», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot