news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов турында: Татарстан Республикасы аның башлангычы белән алга китеп эшли

Рөстәм Миңнеханов турында: Татарстан Республикасы аның башлангычы белән алга китеп эшли
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Татарстан Рәисенә 68 яшь тула. Без Рөстәм Миңнехановның бай тормышыннан төрле мизгелләр сурәтләнгән ике дистә фотосурәт сайлап алдык – анда эшчеләрне дә, бәйрәм мизгелләрен дә, хәтта лирик фотоларны да күрергә мөмкин, дип яза «Татарстан – казанышлар Республикасы» порталы.

1. Бу фотографияне, мөгаен, легендар фото дип атарга мөмкиндер. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте фотографы Михаил Козловский ул вакыттагы өч Президент - Владимир Путинның, Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең очрашуын төшергән. Бу - Россия лидерының 2012 елда Казанга сәфәре. Кадр бик җылы һәм символик килеп чыккан.

Владимир Путин Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнехановның Татарстан һәм Россия үсешенә керткән өлешләрен югары бәяләвен берничә тапкыр искәртте. Һәм бу фото һәрвакытта да Россия Президенты сүзләренә иллюстрация булырга мөмкин.

2. Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасында стартка чыгар алдыннан. Республика башлыгы, ралли алдыннан сынап карау өчен, полигонда күп тапкыр рульгә утырды.

ТР Рәисе автоспорт белән җитди мавыга һәм бу төрдә югары үрләргә иреште. Ул - SK TIMERKHAN спорт командасы катнашучысы. Рөстәм Миңнеханов - халыкара класслы спорт мастеры һәм Россиянең атказанган спорт мастеры.

3. Казанның Мәрҗани исемендәге 12нче мәктәбе укучысы белән Татарстан Рәисенең көтелмәгән очрашуы, ул 2024 ел ахырында була. Рөстәм Миңнеханов мәктәпнең 25 еллыгы алдыннан уку йортына килә, уку процессын оештыру, биредәге шартлар белән таныша һәм, күрәсең, башлангыч сыйныфта укучы бер баланың аны шулай кабул итүенә бик шатлана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, матбугат хезмәте фотосында Татарстан башлыгы мөмкинлек булганда балалар белән рәхәтләнеп аралаша һәм алар белән фотога төшәргә һәрвакыт шат. Бу кадр – шуларның берсе генә.

4. 2018 елның мае һәм «Казан марафоны». Рөстәм Миңнеханов 3 километрлы дистанциягә йөгерә һәм шәхси үрнәгендә Казанның спорт башкаласы булуын исбатлый.

Автоспорт белән мавыгудан тыш, Рөстәм Миңнеханов башка спорт инициативаларында да катнаша, алар арасында «Казан марафоны» аерым урынны били. Бу масштаблы ярыш ел саен Россия төбәкләреннән меңләгән катнашучыны һәм тамашачыны җыя. Рөстәм Миңнеханов оештыру дәрәҗәсендә марафонга актив ярдәм күрсәтә, ә 2018 елда анда үзе дә катнашты.

5. Казанда узган БРИКС саммиты, кунакларны каршы алу, 2024 ел. Саммит Россия генә түгел, ә бөтен дөнья өчен чын мәгънәсендә зур вакыйгага әверелде. Икътисадлары үсеш кичерүче ил лидерларының очрашуы глобаль мәсьәләләрне хәл итүдә диалог һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген искәртте.

Рөстәм Миңнехановка җаваплы дипломатик миссия - дәрәҗәле кунакларны кабул итү вазифасы йөкләнде. Нәкъ менә шушы вакыйга кысаларында истә кала торган термин - «чәк-чәк дипломатия» барлыкка килде. Традицион татар ризыгы кунакчыллык символына гына түгел, ә илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итүче үзенчәлекле «йомшак көч» коралына да әверелде.

6. 2021 елда чуваш халкының милли бәйрәме - Уявта әйлән-бәйлән уены, милли күлмәк кигән ТР Рәисе дә анда катнашучылар арасында.

Татарстанда 173тән артык милләт вәкиле яши, шуңа күрә республикада халык бәйрәмнәрен - татарларның Сабан туе, русларның Каравон, мариларның Семык, мордваларның Балтай һ.б. - киң колач белән билгеләп үтәләр. Аларга теләгән һәркем кушыла ала. Мондый күңел ачулар җәй буе уза. Рөстәм Миңнеханов, республика территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ассызыклап, бәйрәмнәрдә еш кунак була һәм уеннарда катнаша.

7. 2019 ел. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге концерт залын ачуда.

«Рөстәм эштә чагында, барысын да хәл иткәнче яки куелган максатына ирешкәнче, башка бернәрсә дә күрми кебек. Республика аның җитәкчелегендә алга китеп эшли», - диде Татарстанның беренче Президенты, ә хәзерге вакытта Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев интервьюларның берсендә Миңнеханов турында. Миңнеханов белән Шәймиевнең бергә төшкән фотосурәтләре күп һәм аларның һәркайсы ике сәясәтченең җылы мөнәсәбәтләре турында сөйли.

8. 2018 елның декабре, хоккей буенча Чехия һәм Татарстан ветераннары җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч. Казан Спорт сарае бозында - матчта иң яхшылар дип танылган ике уенчының берсе.

ТР Рәисе хоккей уйнап кына калмый, ә күптән инде Татарстанның визит карточкаларыннан берсенә әверелгән «Ак Барс» клубына ярдәм дә күрсәтә. «Хоккей - республикабызда иң яраткан спорт төре», - дип билгеләп үткән иде Рөстәм Миңнеханов хоккейчылар белән очрашуларның берсендә.

9. Марий Элда узган 24нче федераль Сабан туе, аркан тартышуда Татарстан Рәисе дә көч сынаша.

«Сабан туе - дуслык бәйрәме, монда дин дә, конфессия дә юк, без барыбыз да - бертуганнар. Бу бәйрәмнең төп идеясе - спорт, тәмле ризык һәм ярыш рухы», - дип сөйләде ул вакытта Рөстәм Миңнеханов үзенең коллегасы - Марий Эл башлыгы Юрий Зайцевка.

10. Татарстан Рәисенең республика Дәүләт Советына юлламасы, 2019 ел.

Ел саен Рөстәм Миңнеханов республика өчен арадаш нәтиҗәләр чыгару һәм Хөкүмәткә киләчәккә бурычлар билгеләү өчен Татарстан Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итә. Шулай ук, гадәттә, киләсе елның нәрсәгә багышланачагын игълан итә. 2025 ел Татарстанда - Ватанны саклаучылар елы.

11. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көненә багышланган «Ике Кремль» Халыкара мотофестивале кысаларында Казан урамнары буйлап узучы байкерлар колоннасы башында.

Мотоузыш соңгы вакытта ел саен уза һәм ТР Рәисе аны бер генә тапкыр җитәкләмәде. Республика башкаласында оештырыла торган мотофестивальгә Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә 1000гә якын катнашучы җыела.

12. Юдино бистәсендә яшәүче ветераннарны сәламләү, 2019 ел.

Рөстәм Миңнеханов Җиңү көне алдыннан реконструкциядән соң биредәге Дан Аллеясын ачуда катнашты һәм бу тантанадагы төп кешеләр белән аралашты. Татарстан башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту дәүләтнең төп бурычларының берсе булуын күп тапкырлар билгеләп үтте.

13. Республика башлыгы «Черек күл» паркы шугалагындагы бозда, 2019 ел.

Шугалакны ачу чын мәгънәсендә тарихи гаделлекне торгызу булды. Аның тарихы 1894 елда, паркта кыш көне шугалакка әйләнә торган фонтан ачылгач башлана. 1925 елдан анда туплы хоккей уйныйлар, шул рәвешле Казанның «Динамо» хоккей клубы тарихы башланып китә. Ләкин тора-бара шәһәр халкының иң яраткан урынында шугалак эшләүдән туктый. 2015 елда старт алган иҗтимагый киңлекләрне реновацияләү республика программасы паркка яңа тормыш бүләк итте, ә шугалак күпьеллык тәнәфестән соң 2017 елда яңадан эшли башлады.

14. Миңнеханов IDEX-2025 халыкара оборона күргәзмәсендә Дубайның тәхеткә утырырга тиешле принцын сәламли.

«Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләүче Татарстан Рәисе Россиянең Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре белән даими «элемтәчесе» санала, чөнки ул әлеге дәүләтләр белән дипломатик һәм икътисади багланышларны актив рәвештә үстерә.

15. 2023 ел, Балаларны яклау көне хөрмәтенә оештырылган бәйрәм һәм кул көрәше буенча мавыктыргыч ярышлар.

Ә менә көрәштә кем җиңгән — яшь татарстанлылармы, әллә республика Рәисеме – анысы билгесез.

16. Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт, 2024 ел.

Чакырылган кунаклар арасында Россия Геройлары, Батырлык ордены кавалерлары, махсус операциядә хәрби бурычын үтәүчеләр яки төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар иде. Рөстәм Миңнеханов аларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә сәламләде.

17. «Казан Экспо» мәйданчыгында IX Республика ифтары, анда Татарстанның барлык почмакларыннан 11 меңнән артык мөселман җыелган, 2023 ел.

Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә ел саен республика өчен иң масштаблы, Рамазан аеның мөһим элементын тәшкил иткән кичке аш табынына кушыла. Күмәк ифтарлар дин тотучылар арасында туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, шулай ук ислам дине белән кызыксынучы һәм ураза тотарга теләүчеләргә белемнәр тапшыру өчен үткәрелә.

18. Татарстан Рәисенең Казан шәһәрендәге Изге Богородица иконасы пәйда булу бәйрәмендә яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы чиркәвенә килгән гыйбадәт кылучылар белән очрашуы, 2023 ел.

Чиркәүне торгызу «Яңарыш» республика фонды тарафыннан алып барыла. Эшләр 2016 елдан 2021 елга кадәр дәвам итә. Бу максатка 2 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителә. Чиркәү Казан Богородица ирләр монастыре территориясендә беренчел рәвешендә диярлек торгызылган. Ул 2021 елның 21 июлендә изгеләндерелде.

19. Рөстәм Миңнеханов Иннополиста виртуаль чынбарлык шлемын киеп карый, 2018 ел. Татарстан башлыгы бу гаджетта хәтта футбол да уйнады. Виртуаль футбол мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка мәгълүматларны тапшыруның югары тизлеген, үткәрү сәләтен һәм 5G челтәрләрендә тоткарлануның ультратүбән вакытын күрсәттеләр.

20. Татарстан Рәисе «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивалендә яшь катнашучының кулын кыса, 2024 ел.

Ул - Чирмешән районыннан Кәримовлар гаиләсе вәкиле, алар үзләренең нәсел агачында 10 буынны санаган. «Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаиләләребез тарихын саклауга зур игътибар бирү мөһим!» - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100