news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов туристлык автобуслары паркын киңәйтергә кушты

Татарстанда туристлык автобуслары паркын яңартырга һәм киңәйтергә кирәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында шул хакта әйтте.

Ул шулай ук Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына һәм Финанс министрлыгына тиешле тәкъдимнәр кертү йөкләмәсе белән мөрәҗәгать итте.

«Узган ел туризм тармагы туристларны йөртү өчен транспорт чаралары җитмәү проблемасы белән очрашты», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республикада туристларга һәрвакыт кирәкле санда автобуслар булсын өчен яңа алымнар һәм карарлар табарга кирәк.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, туристлык тармагы - транспорт хезмәтләрен үстерү юнәлешләренең берсе. «Төп күрсәткечләр буенча ул ковидка кадәрге саннарга кайтты. Туристлар агымы 3,7 млн кеше тәшкил итте», - диде ул.

Искәртик, «Татар-информ» 2022 елда Татарстанда туристлар агымының 12 процентка артуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100