news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Туполев» директорлар советы утырышын үткәрде

Рөстәм Миңнеханов «Туполев» директорлар советы утырышын үткәрде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ростех» Дәүләт корпорациясе Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе составына керүче «Туполев» АҖ директорлар советы утырышын үткәрде. Утырыш С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Ростех» Дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков, «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Вадим Бадеха, «Туполев» АҖ идарәче директоры Александр Бобрышев һәм Казан авиация заводы директоры Зөфәр Миргалимов катнашты.

Утырыш алдыннан анда катнашучылар Казан авиация заводын модернизацияләүнең барышы белән танышты, хәзерге вакытта биредә масштаблы төзелеш һәм цехларны техник җиһазландыру эшләре бара.

«Киңәшмәдә «Туполев» АҖ эшчәнлеге, техник җиһазландыру һәм төзелеш, Ту-214 самолетларын серияләп җитештерү, заводка яңа кадрлар җәлеп итү, тышкы кооперация мәсьәләләре тикшерелде», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Миңнеханов 2014-2014 елларда Казан авиация заводын җитәкләгән Николай Савицкихка «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot