news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Тугандаш Татарстан Төрекмәнстанның ышанычлы партнеры булды һәм булачак

Рөстәм Миңнеханов: Тугандаш Татарстан Төрекмәнстанның ышанычлы партнеры булды һәм булачак
https://tatarstan.ru

Татарстан Төрекмәнстанның ышанычлы партнеры булды һәм шулай булып калачак та. Төрекмәнстан территориясендә күп еллар дәвамында Татарстан предприятиеләре эшли, ә республикалар быел дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тулуны билгеләп үтә. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Халк Маслахаты Милли Генгеша рәисе Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашу вакытында әйтте.

Сөйләшү башында Татарстан Президенты әңгәмәдәшенә KazanSummit 2022 чараларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырыла торган тантаналарда катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

«Кыенлыкларга карамастан, безнең хезмәттәшлек туктатылып та калмады түгел, ныгуын дәвам итә. Бу эштә, әлбәттә, хөрмәтле Гурбангулы Мяликгулыевич сезнең өлеш зур», – дип ассызыклады ул.

Ул искәрткәнчә, Төрекмәнстанда берничә ел дәвамында Татарстан предприятиеләре: КАМАЗ, «Татнефть» ГАҖ, «КЭР-холдинг», Казан вертолет заводы һ.б. эшли. Зур йөк автомобильләре, пассажир суднолары һәм республиканың башка продукциясе белән тәэмин итү контрактлары үтәлә.

«Тугандаш Татарстан хәзер ышанычлы партнер, булды һәм булачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Гурбангулы Бердымухамедов билгеләп үткәнчә, Төрекмәнстан алга таба да Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүне дәвам итәчәк.

«Безне күп гасырлык тарихи элемтәләр бәйли, безнең өчен бу бик зур әһәмияткә ия. Без Татарстанның хезмәт сөючән зирәк халкына зур хөрмәт белән карыйбыз», –  диде ул.

Очрашу барышында шулай ук Төрекмәнстан территориясендә эшләүче Татарстан компанияләре вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар уртак проектлар һәм хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымухамедовка Татарстан Республикасының Дәүләт бүләген — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100