news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов туган көне белән котлаучыларга рәхмәт әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында язылучыларга туган көн белән котлаган өчен рәхмәт әйтте. Бүген республика җитәкчесенә 66 яшь тулды.

«Кадерле дуслар, чын күңелдән котлауларыгыз өчен зур рәхмәт. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык телим. Мин һәрвакыт сезнең белән. Республика, алга! Рәхмәт», - дип язган ул.

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын, «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча Мәскәү совет сәүдәсе институтының Казан филиалын тәмамлаган. 1996-1998 елларда – ТР финанс министры, 1998-2010 елларда ТР Премьер-министры вазифасын биләде. 2010 елның мартында республиканы җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100