news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Туган авылым» комплексындагы яңа никах үзәге турында сөйләде

Рөстәм Миңнеханов «Туган авылым» комплексындагы яңа никах үзәге турында сөйләде
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Туган авылым» милли комплексында булганнан соң традицияләрне саклау өчен шартлар тудыруның мөһимлеге турында белдерде. Үзенең телеграм-каналында ул мәйданчыкның берничә фотосы белән уртаклашты.

«Туган авылым милли комплексында» булдык. Бу хәзер туристларны җәлеп итү үзәге генә түгел, биредә барлык ислам кануннары буенча никах йоласын башкарырга мөмкин булган никах үзәге ачылды», — дип искәртте республика җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot