news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать итте

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Бүген иртән безнең республика чираттагы вәхшиләрчә һөҗүмгә дучар булды. Дошман пилотсыз очкычлары гражданнар объектларына һөҗүм ясады һәм без, кызганычка, кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», - дип язган Миңнеханов социаль челтәрләрдә.

Ул шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде һәм һәркемгә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, узган төндә Түбән Камага һөҗүм нәтиҗәсендә 12 һәлак булучы һәм 39 зыян күрүче билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot