Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Беренчеләр йорты»н карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре барышында балалар һәм яшьләр өчен «Беренчеләр йорты» киңлегендә булды һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Республика җитәкчесен Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
«Беренчеләр йорты» Түбән Кама үсешенә зур өлеш керткән Илдус Харис улы Садыйков (1932-2001) исемен йөртә. Аның җитәкчелегендә шәһәрдә предприятиеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре һәм башка объектлар төзелә. Бинага керү урынында Татарстан Рәисен Садыйковның оныгы Гөлнара каршы алды.
Үзәк элеккеге Балалар иҗаты сарае базасында булдырылган. Бина тулысынча ремонтланган: түбәсе, фасады яңартылган, инженерлык челтәрләре тәртипкә китерелгән, эчке бизәү эшләре башкарылган, тирә-як территориясе төзекләндерелгән. Объектны яңартуга 300 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бу балалар һәм яшьләргә үз инициативаларын тормышка ашыру, иҗади потенциалны ачу, лидерлык сыйфатларын үстерү һәм социаль әһәмияткә ия эшчәнлектә катнашу мөмкинлеге бирә торган уникаль киңлек.
Рөстәм Миңнеханов театр студиясендә, хореография залында, коворкингта, уен зонасында, арт-остаханәдә, тавыш яздыру студиясендә, медиаүзәктә булды. Ул шулай ук балалар һәм аларның остазлары белән аралашты.
Республика җитәкчесе яңа объектны югары бәяләде һәм үсеп килүче буынны гармонияле үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру – өстенлекле бурычларның берсе, дип белдерде.
«Бу бик мөһим һәм яхшы эш. Безнең киләчәгебез – яшьләр кулында. Балалар өчен мәктәптән соң яраткан эшләре белән шөгыльләнү, спортмы ул, иҗатмы, яңа компетенцияләрне үстерү өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк. Монда тормыш кайнарга тиеш», - ди ул.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион республика хәйрия акциясендә катнашты. Канцелярия товарлары тулы комплектлы портфельләрне 25 беренче сыйныф укучысы алды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз