news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада август ахырында ачылган «Термы» үзәге белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада август ахырында ачылган «Термы» үзәге белән танышты
Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада август ахырында ачылган «Термы» сәламәтлек һәм ял үзәгендә булды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ижевск инвесторлары проектка 800 миллион сумга якын акча керткән. Комплекс хезмәтләреннән атна саен 1,5 меңнән артык кеше файдалана ала. Аның составына суның температурасы +36 градус тәшкил иткән биш ачык бассейн, фонтан, гидромассаж һәм елганы үз эченә алган термаль бассейн, шулай ук балалар бассейны керә.

Түбән Камада яшәүчеләргә шулай ук суның температурасы 15 градуска кадәр тәшкил иткән ачык һавадагы купель, шулай ук ачык һавада урнашкан өреп кабартыла торган аквапарк, 14 төрдәге сауна һәм мунчалар тәкъдим ителә.

Шунысын да искәртик: комплекс 27 августта рәсми рәвештә ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot