Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама Сабан туенда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Анда быел бер үк вакытта якут халык бәйрәме — «Ысыах» та уза. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Саха (Якутия) Республикасы делегациясе катнашында узды.
«Түбән Кама — безнең аерым горурлыгыбыз, Татарстаныбызның сәнәгать йөрәге. Бу — көчле һәм максатчан кешеләр шәһәре. Ул быел 60 еллыгын билгеләп үтө», — дип билгеләп үтте Миңнеханов майданда чыгыш ясаганда.
Якутия белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, республика Рәисе төбәкләрне ныклы икътисади һәм мәдәни элемтәләр бәйләвен билгеләп үтте. Ул Саха Республикасы җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте һәм ике халык бәйрәмен бергә үткәрүнең символик мәгънәсенә басым ясады.
«Бүген ике борынгы халык бәйрәме — татар халкының «Сабан туе» һәм якут халкының «Ысыах» бәйрәме берләште», — диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз