news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама Нефтехим»ның яңа административ-көнкүреш корпусында булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ объектларында була. Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре Химиклар көнен бәйрәм итүгә багышлана. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов беренче булып «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең яңа күп функцияле административ-көнкүреш корпусын карады.

Административ-көнкүреш корпусында (АБК) бер түбә астында административ бина һәм технологик процесслар белән идарә итү алып барыла торган үзәк оператор бүлмәсе кебек мөһим объектлар берләштерелгән.

Татарстан Рәисенә кабинетларны, үзәк оператор бүлмәсен, башка эш бүлмәләрен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов ремонтның сыйфатын һәм кулланыла торган материалларны бәяләде.

Аннары кунаклар ашханәдә булдылар, анда Рөстәм Миңнеханов меню һәм ассортименттагы ризыклар, шулай ук завод ашханәсендәге бәяләр белән танышты. Тулы цикллы ашханә көненә 1200 кешене сыйдыра.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, СИБУР идарәсе рәисе Михаил Карисалов озата йөрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot