Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов түбәләрне карап тоту контролен көчәйтергә кушты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык җаваплы хезмәтләргә түбәләрне карап тотуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Мул кар яву нәтиҗәсендә күп тапкырлар йөкләнеш артты һәм, нәтиҗә буларак, ишелү куркынычы да артты. Республика рәисе билгеләп үткәнчә, вәзгыять прокуратураның кырыс күзәтүе астында һәм барлык хокук бозучылар закон нигезендә җәза алачак», – дип хәбәр итте Галимова.
Исегезгә төшерәбез, бүген Яшел Үзәндә кар аркасында 500 квадрат метр мәйданда склад түбәсе ишелде. Инцидент нәтиҗәсендә хатын-кыз зыян күргән, ул хастаханәгә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз