news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Транспорт инфраструктурасыннан башка икътисадны үстерү мөмкин түгел

Транспорт инфраструктурасыннан башка икътисадны үстерү мөмкин түгел. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумында узган «Чик аша йөк ташу: чакырулар һәм мөмкинлекләр горизонтлары» сессиясендә белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Россия белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше ел саен арта бара. Бу тагын да нәтиҗәлерәк һәм масштаблырак логистик ысул-кораллар таләп итә», - диде республика җитәкчесе.

Махсуслаштырылган терминаллар, өстәмә тимер юл тармаклары булдыру һәм порт җиһазларын модернизацияләү йөкләргә хезмәт күрсәтүнең оперативлыгын арттырачак, дип саный ул. «Ә халыкара транспорт коридорлары Россияне Азия һәм Якын көнчыгыш дәүләтләре белән тоташтыручы төп логистика элементлары булачак», – дип өстәде ТР Рәисе.

Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан тышкы икътисади эшчәнлектә актив катнаша. Республика 133 ил белән сәүдәне үстерә. Әйтик, узган елда Кытай белән товар әйләнеше ике тапкырга артты һәм 3 миллиард долларны тәшкил итте.

«Татарстан экспорт йөкләре куәтле базасына ия. Бу нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше һәм агросәнәгать комплексы продукциясе. Тышкы сәүдә алга таба үсү транспорт инфраструктурасы сыйфатын яхшыртуга һәм җайга салынган логистикага бәйле», – диде республика җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, Татарстанда барлык кирәкле транспорт линейкасы бар. Йөкләрнең зур күләме тимер юл аша җибәрелә – узган елда 39 миллион тонна. Су юллары аша исә 2023 елда 30 миллион тоннадан артык йөк ташылган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада куәтле автотранспорт каркасы булдырылган. Ул узган ел яңа М12 «Көнчыгыш» трассасында хәрәкәт ачылды, дип искәртте. Тизйөрешле юл Мәскәүдән Казанга алты сәгать ярым вакытта барып җитәргә мөмкинлек бирә.

«Бу маршрут «Меридиан» проекты белән бәйле рәвештә «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорына һәм «Көньяк-Көнбатыш хорда» тизйөрешле маршрутына яхшы керә», – диде ТР Рәисе.

Һава транспортына килгәндә, Татарстанда өч заманча аэропорт эшли. Казан аэропорты БРИКС саммиты вакытында берьюлы 33 киң фюзеляжлы бортка хезмәт күрсәтте, дип хәбәр итте республика җитәкчесе.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, Татарстанда логистик комплекслар үсеш ала. Мәсәлән, Түбән Камада «Алабуга» махсус икътисади зонасы логистик үзәге эшли. Аның проект куәте елына 2 миллион тоннаны тәшкил итә. Ул Дэн Сяопин исемен йөртә.

Миңнеханов искәрткәнчә, 2017 елда Казанда «Россия почтасы» логистик үзәге эшли башлады. Ул Идел буенда яшәүче 12 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә почта-таможня пункты аша 30 миллион тоннага якын Кытайдан килүче халыкара заказ узган.

«Хәзерге вакытта әлеге логистик үзәк йөк самолетлары, тимер юл һәм автомобиль транспорты белән килә торган халыкара йөкләрне кабул итә һәм сортировкалый. Бөтен Россия буйлап 167 юнәлештә җибәрә», - дип белдерде ул.

ТР Рәисе шулай ук Татарстан 2022 елда Владивостокта FESCO транспорт төркеме белән контейнерлар ташуны үстерүдә хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады, дип билгеләп үтте. Ул вакытта FESCO Kazan Азия-Тын Океан төбәге илләреннән йөкләр китерү буенча даими сервисының беренче контейнер поезды җибәрелде. Бер елда әлеге маршрут аша 60 мең тонна продукция ташылган.

«Йөк ташу процессында транспортның барлык төрләре бердәмләшеп эш итү Үзәк һәм Көнчыгыш Азия илләренә, Каспий һәм Кара диңгез бассейннарына, Персия култыгына чыгу логистикасын җайга салырга мөмкинлек бирәчәк», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100