news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән чыгыш ясаячак. Ул яңа, җиденче чакырылыш парламент алдына бурычлар куячак һәм төбәк үсешенең төп юнәлешләрен билгеләячәк.

Юллама VII чакырылыш республика Дәүләт Советының икенче утырышы кысаларында узачак. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Иртәнге сәгать уннан теле- һәм радиотрансляция оештырылачак.

Утырышка депутатлардан тыш дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм башка бик күпләр чакырылган. Чакырылучыларның гомуми саны — 670 кеше.

Аннары, сәгать 12 дә, республика Парламентының өченче утырышы ачыла. Аның көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 14 республика законы проекты, аларның барысы да беренче укылышта каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot