Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә Татарстанда өч юл объекты төзүләре өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген өч яңа юл объекты ачылганнан соң төзүчеләргә телеграм-каналында хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген без берьюлы берничә юл объектын ачтык. Алар – Бу реконструкцияләнгән Горький шоссесының 17 километрдан артык участогы һәм Зур Яшел Үзәндә 6 километрдан артык озынлыктагы яңа автомобиль юлы. Моннан тыш, М7 «Идел» автоюлы участогында 761нче километрдан 771нче километрга кадәр хәрәкәт ачылды», - дип искәртте ул.
Фото: t.me/rustamminnikhanov/
«Барлык юл һәм төзелеш хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә! Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе буларак, халкыбыз республикада уңайлы һәм имин юлларда йөри. Рәхмәт! Алга таба да шулай нәтиҗәле эшлик!, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук өч яңа юл объектын ачу танатнасыннан ике фото да куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз